50 гә якын төре билгеле, Евразия һәм Төньяк Африканың уртача поясында, әмма, башлыча, Урта Диңгез буенда таралганнар. ТР территориясендә 2 төре бар. Кыргый тупыйбаш (K. arvensis) барлык районнарда, татар тупыйбашы (K. tatarica) — Көнбатыш Кама аръягында һәм бик сирәк Идел алдында очрый.

15–200 см биеклектәге үсемлек. Сабагы туры, өске өлешендә аз гына ботаклы, чәнечкеле төкчәләр б-н капланганлыктан каты. Яфраклары каурыйсыман бүленмә, сирәк кенә бөтен. Чәчәкләре вак, ак, алсу яки сары төстә, кәрзиннәргә җыйналган; җимеше — элпәле читле орлыкча. Июль–августта чәчәк ата. Җимешләре август–сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.

Кыргый тупыйбаш — баллы, татар тупыйбашы — декоратив үсемлек.

Халык медицинасында кыргый тупыйбашның җир өсте өлешләре хроник тире авыруларыннан һәм бронхит вакытында какырык куптару чарасы буларак кулланыла.

Татар тупыйбашы ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Кыргый тупыйбаш