- РУС
- ТАТ
(Spiraea), роза чәчәклеләр семьялыгыннан куаклар ыругы
Якынча 100 төре билгеле, Төньяк ярымшарда таралганнар.
Татарстан территориясендә 3 төре бар. Каяу яфраклы тубылгы куагы (S. crenata) ара-тирә барлык районнарда да очрый. Далаланган тау битләрендә, урман буйларында, куаклыкларда үсә. Сары мәтрүшкә яфраклы тубылгы куагын (S. hypericifolia) һәм уртача тубылгы куагын (S. media) декоратив үсемлек буларак үстерәләр. Кайвакыт кыргыйланалар.
50-120 см биеклектәге үсемлек. Тамыр системасы чук, тирәнгә китми. Яфраклары чиратлашкан, сабакчалы, пычкы тешле, бөтен читле. Чәчәкләре ике җенесле, ак, чатыр чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше – коры күп орлыклы табакча. Орлыклары вак, яссы, канатчалы. Май-июньдә чәчәк аталар. Җимешләре июльдә өлгерә. Орлыктан, ботак, үрентедән үрчиләр.
Каяу яфраклы тубылгы куагы ерым һәм сызаларны ныгыту өчен файдаланыла.
Барлык төрләре дә баллы.
Сары мәтрүшкә яфраклы тубылгы куагы ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.