600 гә якын төре билгеле, күбесенчә Төньяк ярымшарда таралганнар.

ТР территориясендә 4 төре бар. Кауфман тубалак (P. kaufmannii) барлык районнарда да очрый. Саз тубалагы (P. palustris), скипетрсыман тубалак (P. sceptrum-carolinum), Урал тубалагы (P. uralensis) – сирәк төрләр. Куаклыкларда, болын, алан, уйсулыклы сазлыкларда, елга ярлары буенда, торфлы сазлыкларда үсәләр.

15-100 см биеклектәге үсемлек. Сабагы яфраксыз диярлек, барлык яфраклары аскы өлешкә җыелган һәм тамыр яны таралгысы тәшкил итәләр. Яфраклары вак, чиратлашкан, каурыйсыман теленмә яки каурыйсыман бүленмә. Чәчәкләре дөрес булмаган формада, җете кызыл, алсу, сары төстә, башак яки чук чәчәк төркемендә; таҗы ике иренле. Җимеше – йомыркасыман тартмачык. Июнь-августта чәчәк аталар. Җимешләре июль-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчиләр.

Тубалакның барлык төрләре дә паразитлыкка сәләтле: төрле үсемлекләрнең тамырларына гаусторийлар (имгечләр) буларак берегәләр, сүлен суырып аларны хәлсезләндерәләр.

Халык медицинасында кауфман тубалак һәм саз тубалагы бәвел кудыру, ялкынсынуга каршы чара буларак кулланыла.

Саз тубалагы, скипетрсыман тубалак ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Скипетрсыман тубалак