12 төре билгеле, Евразиядә таралганнар.

Татарстан территориясендә 2 төре бар: күпсабаклы триния (T. multicaulis) һәм кытыршы триния (T. muricata) Көньяк-Көнчыгыш Кама аръягында очрыйлар. Далаланган тау битләрендә үсәләр.

10-45 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Күпсанлы сабаклары ялангач, төбеннән үк диярлек тармаклы. Яфраклары сабакны чорнап алучы җиңсә рәвешендәге киң сапларда, өчпочмаклы-йомыркасыман, буй яки җепсыман-буй өлешле икешәр, өчәр каурыйсыман. Җимеше – вакланган чикләвек. Июнь-июль башында чәчәк аталар. Чәчәк атканнан соң ук ата чәчәкләр үлә, ә ана чәчәкләрдә җимешләр барлыкка килә. Җимешләре июнь-августта өлгерә. Орлыктан үрчиләр.

ТРның Кызыл китабына кертелгәннәр (2006).

Кытыршы триния