500 гә якын төре билгеле, барлык җирдә, башлыча, Евразия һәм Төньяк Америкада очрыйлар.

ТР территориясендә 19 төре бар, каз тәпие (P. anserina), көмешсыман тәпичә (P. argentea), кыска каз үләне (P. intermedia) киң таралган. Урманнарда, далаланган болыннарда, юл, сулык ярларында үсәләр.

5 тән (яткын үсентеле төрләре) 70 см га кадәр биеклектәге үләнчел үсемлекләр. Яфраклары өчәрле, бармак- яки каурыйсыман теленмә. Чәчәкләре сары, ак, кызыл, берле яки калкан-себеркәч чәчәк төркемендә. Җимеше – күпчикләвекчек, 5-12 орлыктан тора. Орлыклары йомыркасыман, шома, сирәк кенә җиңелчә җыерчыклы. Май-сентябрьдә чәчәк ата, җимешләре июль-октябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.

Барлык төрләре дә диярлек халык медицинасында кулланыла. Тамырчасында дуплау матдәләре, флавоноид, органик кислота, эфир мае, сумала, лайлалы матдәләр, таниннар бар. Тамырчасыннан ясалган төнәтмә бөрештергеч буларак тамак һәм авыз куышлыгы авыруларына каршы, ашказаны-эчәк тракты ялкынсынганда кулланыла.

Каз тәпие, көмешсыман тәпичә – терлек азыгы, туры тәпичә (P. recta) – декоратив үсемлек.

Кайбер төрләре баллы.

Ак тәпичә (P. alba), озын сабаклы  тәпичә (P. longipes), төз тәпичә (P. erecta) ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Каз тәпие