200 дән артык төре билгеле. Евразия, Африка чүлләре һәм ярымчүлләрендә таралган, Америка һәм Австралиягә читтән кергән үсемлек.

Татарстан территориясендә 2 төре бар: калкулык тозлагы (S. collina) һәм курай тозлагы (S. tragus) – ара-тирә барлык районнарда да очрыйлар. Далаланган тау битләрендә, көтүлекләрдә, чүпле урыннарда, юл буйларында үсә.

10-100 см биеклектәге үсемлек. Сабагы ботаклы. Яфраклары тар, чиратлашкан. Чәчәкләре ике җенесле, куентылы башак чәчәк төркемендә. Җимеше – канатча. Июль-сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре август-октябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчиләр.

Калкулык тозлагының җир өсте өлешендә сапонин, алкалоид, калий тозлары, натрий бар.

Халык медицинасында үлән төнәтмәсе бөер, бавыр һәм йөрәк авыруларын дәвалауда кулланыла.

Курай тозлагы – терлек азыгы.

Калкулык тозлагы