300 гә якын төре билгеле, башлыча Европада, шулай ук Азиядә, Америка һәм Африкада таралганнар.

ТР территориясендә 24 төре бар: караңгы яфраклы төкле чәчәк (A. atrifolia), Балтыйк төкле чәчәге (A. baltica), матур төкле чәчәк (A. gracilis), Сармат төкле чәчәге (A. sarmatica) һәм башкалар. Нигездә, Кама алдында һәм Идел алдында очрыйлар. Болыннарда, урман буйларында, куаклыкларда үсәләр.

5 тән 70 см га кадәр биеклектәге үсемлек. Яфраклары гади, бармак-калаксыман, тамыр янындагылар озын сабакта, кырыйлары бөрмәле, челтәрле манжетны хәтерләтә. Чәчәкләре вак, яшькелт-сары, таҗ яфракчыклары юк, йомгакларда, калкан-себеркәч чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше – чикләвекчек. Май ахыры – июльдә чәчәк аталар. Җимешләре сентябрьдә өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчиләр.

Үсемлек дуплау матдәләренә бай.

Төкле чәчәкнең күп кенә төрләре халык медицинасында бөрештергеч, какырык куптару, матдәләр алмашын яхшырту чарасы буларак кулланыла.

Очлы калаклы төкле чәчәк (A. acutiloba), ачык яшел төкле чәчәк (A. cheirochlora), күгелҗем төкле чәчәк (A. glaucescens) һәм башкалар – терлек азыгы.

Литвинов төкле чәчәге