25 кә якын төре билгеле, күбесенчә тропикларда, субтропик һәм уртача поясларда таралганнар. ТР территориясендә бер төре — сасы, яки гади тилерткеч (D. stramonium) очрый. Елга һәм инеш ярларында, кырларда, бакчаларда чүп үләне буларак үсә. 15–80 см биеклектәге берьеллык үләнчел үсемлек. Тамыры орчыксыман, ак төстә. Сабагы туры, шома, ботаклы. Яфраклары саплы, очлы, яфрак пластинкасы уемтылы-тешле читле. Чәчәкләре берле, эре, ак, тәмсез тилерткеч исле (исеме шуннан), яфрак куентыгында урнашканнар. Җимеше — озынча түгәрәк тартмачык, яшел чәнечкеләр белән капланган. Июнь аеннан көзгә кадәр чәчәк ата. Җимешләре июльдә өлгерә башлый. Орлыктан һәм ботактан үрчи. Барлык органнарында — алкалоидлар, яфракларында — эфир мае, каротин, дуплау матдәләре бар. Яфраклары бронхиаль астма авыруына каршы җыелмалар составына керә. Орлыкларыннан күз авыруларыннан файдаланылучы атропин алкалоидын алалар. Төнәтмәсе — гөбләләр, үсемлек кандалалары һ.б. өчен инсектицид. Агулы үсемлек.

Гади тилерткеч