100 дән артык төре билгеле, Европа, Азия һәм Төньяк Африкада таралганнар.

ТРда 4 төре билгеле. Шөббуйсыман тиле торма (E. cheiranthoides), карчыга үләне яфраклы тиле торма (E. hieracifolium) республиканың бөтен җирендә, соры тиле торма (E. canescens) Кама аръягында очрый. Үләнле тау битләрендә, ерым, елга үзәннәрендә, юл буйларында үсәләр.

Тешәүле тиле торма (E. repandum) Идел алдында, тимер юл кырыйларында үсә. 15-90 см биеклектәге үсемлек. Сабагы туры. Яфраклары чиратлашкан, тар, ланцетсыман. Үсемлек өслеккә береккән йолдызчыксыман төкчәләр белән капланган. Чәчәкләре сары, чукка җыйналган. Җимеше – ике капкачлы ачылучан кузакчык. Орлыклары һәрбер ояда бер рәткә урнашкан.

Шөббуйсыман тиле торма киңрәк яфраклары, кузакчыкларның сабакта үзенчәлекле урнашуы белән аерыла: җимеш сабакчасы почмак ясап берегә. Төз тиле торманың кузакчыклары сабакка сыенган. Май-августта чәчәк аталар. Орлыктан үрчиләр.

Җир өсте өлешләрендә гликозидлар, сапониннар бар.

Халык медицинасында йөрәк-кан тамырлары авырулары вакытында, шулай ук бәвел кудыру чарасы буларак кулланыла.

Декоратив, баллы үсемлекләр.

Шөббуйсыман тиле торма – чүп үләне.

Шөббуйсыман тиле торма