170 кә якын төре билгеле, Евразиядә таралганнар. ТР терриотриясендә 5 төре билгеле. Кызыл татлы тамыр (S. purpurea) — күбесенчә көньяк районнарда, Кырым татлы тамыры (S. taurica), Австрия татлы тамыры (S. austriaca), вак чәчәкле татлы тамыр (S. parviflora), туры татлы тамыр (S. stricta) Кама аръягында очрый. Далаланган тау битләрендә, карбонатлы ачылмаларда үсә.

10 нан 120 см га кадәр биеклектәге күпьеллык үсемлек. Тамыры үзәк, кара көрән яки кара төстә. Яфраклары чиратлашкан, бөтен читле, каурыйсыман теленмә. Чәчәкләре телчекле сары яки алсу төстә берле кәрзиннәрдә. Җимеше — төкчәле яки шома орлыклар.

Тамырларында җиңел үзләштерелүче шикәр, азотлы матдәләр, витаминнар, микроэлементлар бар.

Яшь яфракларыннан салат ясыйлар.

Баллы, декоратив үсемлек.

4 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Кызыл татлы тамыр