55 тән артык төре билгеле, ике ярымшарның да тропиктан тыш өлкәләрендә таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төре – алмаш яфраклы талак үләне (C. alternifolium), ара-тирә барлык районнарда да очрый. Дымлы, күләгәле урманнарда, куаклар арасында, урман инешләре буенда үсә.

5-15 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы нәзек, шуышма. Сабагы туры. Яфраклары ачык яшел, чиратлашкан, түгәрәк-бөресыман, сирәк төкчәләр белән капланган. Чәчәкләре вак, алтынсу-сары төстә, сабак очындагы калкан чәчәк төркемендә. Җимеше – күп орлыклы тартмачык. Апрель-майда чәчәк ата. Җимешләре июньдә өлгерә. Вегетатив юл белән (столоннардан) үрчи.

Халык медицинасында төнәтмәсе йөткерү, талак авырулары вакытында, җәрәхәтләрне төзәтү чарасы буларак кулланыла.