600 дән артык төре билгеле, күбесенчә Евразия һәм Төньяк Американың салкын һәм уртача поясларында очрый.

ТР территориясендә 18 төре бар, ак тал (S. alba), мурт тал яки ракита (S. fragilis), кәҗә талы яки бредина (S. caprea), очлы яфраклы тал яки верба (S. acutifolia), чыбык тал (S. viminalis) һәм башкалар киң таралган. Таллыклар барлыкка китереп, елга тугайларында һәм башка сулык ярларында, уйсулыкларда, ерымнарда үсәләр.

0,2–25 м биеклектәге агачлар яки куаклар. Яфраклары чиратлашкан, күпчелеге ланцетсыман, түгәрәктән тар кыякка кадәр, каурыйсыман сеңерле. Чәчәкләре берле чәчәк төркеменә — ата һәм ана алкаларга җыйналган, кайбер төрләрдә алар яфрак ярганчы күренә. Җимеше — очкалак озын төкчәле күп орлыклы тартмачык. Апрель–майда чәчәк ата. Җимешләре, чәчәк атып бетергәннән соң, 3–4 атнадан өлгерә. Орлыктан, ботактан, төп үсентеләреннән үрчи. Туфракка талымсыз.

Кайрысында гликозид һәм дуплау матдәләре бар; аннан ясалган препаратлар эренле шеш һәм җәрәхәтләрне дәвалау өчен, тән кызышканда һәм бөрештергеч чара буларак кулланыла.

Үзагачын — төрле эшләнмәләр, сыгылмалы нәзек чыбыкларын — кәрзин, йорт җиһазлары һәм башка әйберләр ясауда файдаланалар.

Кара тал (S. pentandra), розмарин яфраклы тал (S. rosmarinifolia), кара җиләксыман тал (S. murtilloides) һәм башка яшелләндерүдә файдаланыла.

Очлы яфраклы тал, ак тал, кәҗә талы һәм башка төрләре ерым һәм текә ярларны ныгытуда кулланыла.

Баллы үсемлек.

Лапландия талы (S. lapponum), розмарин яфраклы тал, кара җиләксыман тал ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Тал