100 гә якын төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар. ТР территориясендә бер төре — Европа тайтоягы (A. europaeum) бар; барлык районнарда да очрый. Киң яфраклы һәм ылыслы-киң яфраклы урманнарда үсә.

5–10 см биеклектәге үсемлек, шнурсыман шуышма тамырчалы һәм шуышма ботаклы, ботак очларында озын саплы, кара яшел төстәге өсте ялтыравыклы һәм аскы ягы кыска төкчәле 2 яфраклы, формасы буенча тоякны хәтерләтә (исеме шуннан). Яфраклары яшел килеш кышлый. Чәчәкләре коңгырт яшел төстә, берле, иенке кыска сапларда утыралар. Җимеше — күп орлыклы, алты оялы түгәрәк тартмачык. Үсемлектән борыч исе килә, шунлыктан хайваннар аны бик ашамый. Майда чәчәк ата. Җимешләре июньдә өлгерә. Орлыктан үрчи.

Тамырчасында, тамыр һәм яфракларында алкалоид, гликозид, эфир мае, органик кислоталар бар. Халык медицинасында тамырча һәм тамырларыннан ясалган төнәтмәсе костыргыч, какырык куптару, бәвел кудыру чарасы буларак кулланыла.

Агулы декоратив үсемлек.

Европа тайтоягы