90 га якын (башка мәгълүматлар буенча 200 гә кадәр) төре билгеле, Евразия, Төньяк Америка һәм Төньяк Африкада таралган.

Татарстан территориясендә 2 төре: кытыршы сырмавык (A. exasperata) һәм кыя  сырмавыгы (A. petraea) бар. Кама аръягының көньяк-көнчыгышында очрый. Акбурлы ялангач урыннарда үсә.

5-25 см биеклектәге ярымкуакчыклар. Тамырчасы – шуышма. Сабагы шома, 4 кырлы. Яфраклары бөтен, боҗрада. Чәчәкләре вак, ак, кызыл яисә алсу төстә, себеркәч чәчәк төркемендә. Таҗы көпшәле-бүрәнкәле яки кыңгыраусыман. Җимеше – орлыкча. Июнь-августта чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи.

Декоратив, баллы үсемлекләр.

Кытыршы сырмавык ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Кытыршы сырмавык