55 кә якын төре билгеле, күбесенчә Төньяк ярымшарның уртача поясында таралган.

ТР территориясендә 2 төре бар. Иенке сырлан (L. patula) – Идел алдының көньяк өлешендә, тырпайган сырлан (L. squarrosa) республиканың барлык территориясендә очрый. Коры тау битләрендә, елга ярларында, юл буйларында, аланнарда үсә.

10-50 см биеклектәге үсемлек. Яфраклары чиратлашкан, кыяк-ланцетсыман, сабагы кебек каты төкчәләр белән капланган. Җимеше – чикләвекчек, ике рәт эләктергеч белән капланган, алар исә хайван йонына һәм кеше киеменә ябыша. Шулай итеп җимеше ерак араларга күчә. Сырлан май-августта чәчәк ата. Җимешләре июнь-сентябрьдә өлгерә.

Чүп үләннәр.