- РУС
- ТАТ
(Scrophularia), шештамыр, сыраҗчалар семьялыгыннан бер-, ике- һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр, сирәк кенә ярымкуаклар ыругы
150 гә якын (башка мәгълүматлар буенча 300 гә кадәр) төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар.
ТР территориясендә 2 төре – төерле сыраҗ (S. nodosa) барлык районнарда очрый, күләгә сыраҗы (S. umbrosa) – югала баручы төр. Урманнарда, куаклар арасында, болыннарда, яр һәм инеш буйларында үсә.
30-120 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Тамырчасы бүлбесыман. Сабагы туры, шома, 4 кырлы. Күләгә сыраҗының сабак кырлары канатлы. Яфраклары озынча-йомыркасыман, пычкы читле, түбәнгеләре – каршыдаш, өскеләре – чиратлашкан. Чәчәкләре вак, яшькелт-коңгырт, себеркәч чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше – ике капкачлы күп орлыклы тартмачык. Май-сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре июнь-октябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчиләр.
Төерле сыраҗның тамырчасы һәм бүлбеләрендә алкалоид, йөрәк гликозидлары, сапонин, органик кислоталар бар.
Халык медицинасында су төнәтмәсе бәвел кудыру, тир чыгару, ялкынсынуга каршы, яра төзәтү чарасы буларак кулланыла.
Баллы, агулы үсемлекләр.
Күләгә сыраҗы ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.