6 төре билгеле, Европа, Азия, Төньяк Африка, Австралиядә таралган.

ТР территориясендә бер төре – гади субуяр яки бака түшәге (H. morsus-ranae) бар. Барлык районнарда очрый. Агымлы һәм әкрен агымлы сулыкларда үсә.

Ботаклары 15–30 см озынлыкта. Сабагы җепсыман. Яфраклары бөтен, сабакчалы, яфрак таралгысына җыйналган. Чәчәкләре бер җенесле, эре, ак төстә, озын чәчәк сапларында. Җимеше – җиләксыман. Июльдә чәчәк ата. Горизонталь үскән бәбәкләр ярдәмендә үрчи, алар очында яшь организмнар барлыкка килә. Бөре рәвешендә кышлый, көзен исә алар төпкә төшә, ә язын су өслегенә чыгалар.

Халык медицинасында яфрак төнәтмәсе бәвел кудыру чарасы.

Аквариум үсемлеге буларак файдаланыла.