Татарстан территориясенең барлык төбәкләрендә – яткын җирләр, болыннар, көтүлекләр, сөзәклекләрдә таралган. Чук тамырлы.

Сабаклары туры, шома, 25-100 см һәм аннан да биегрәк, еш кына көчле куаклык барлыкка китерә. Яфраклары сызыклы, киңлеге 5 мм га кадәр, яссы. Июль-августта чәчәк ата һәм җимеш бирә. Чәчәк төркеме – таралучан яисә җыелма себеркәч, озынлыгы 25-30 см, очлы кытыршы ботакчыклар белән. Башаклары вак, бер чәчәкле, кылчыклы, озынлыгы 2,5-3 мм га кадәр, аксыл шәмәхә һәм яшел төстә. Җимеше – ялангач тар очлы бөртекчә, озынлыгы 1,5 мм га кадәр. Орлыктан үрчи. Бер үсемлек 16 меңгә кадәр орлык бирә, алар туфракта 4 елга кадәр саклана. Җәй көне яисә шул ук елның көзендә тишелеп чыга.

Сүсән туфракны начарайта һәм киптерә, уңыш җыюны авырлаштыра.

Терлек азыгы буларак әһәмиятсез үсемлек. Хайваннар яшь үсентеләрен генә ашый.