150 ләп төре билгеле, күбесенчә Евразиядә таралганнар.

ТР территориясендә бер төре – дарулы әспе (A. officinalis) барлык районнарда да очрый. Болыннарда, далалы сөзәклекләрдә, куак араларында үсә.

Күпьеллык үләнчел үсемлек, озынлыгы 60-100 см. Тамырчасы юан, куе, үрмәле, баусыман өстәмә тамырлары бар. Сабаклары туры. Яфраклары беленер-беленмәс кенә күренә, аксыл, тәңкәсыман, яфрак куентыкларыннан 3-6 шар җепсыман яшел бәбәкләр – кладодийлар үсеп чыга. Ике өйле үсемлек, кайбер бәбәкләрдә ата, ә башкаларында фәкать ана чәчәкләр генә барлыкка килә. Чәчәкләре чагыштырмача зур түгел, сабында 1-2 шәр чәчәк була. Чәчәк тирәлеге кыңгыраусыман, яшькелт. Җимешләре – шарсыман кызыл җиләкләр. Май-июльдә чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Орлыклардан һәм вегетатив юл белән үрчи.

Составында аксым, углеводлар, төрле витаминнар, шикәр, минераль тозлар булганлыктан, яшь итләч бәбәкләре ашарга яраклы.

Тамырча һәм тамырларында сапониннар, кумарин, эфир мае, каротин, өлгергән җимешләрендә шикәр, май бар.

Халык медицинасында яшь бәбәкләр төнәтмәсе һәм пешкән тамыр суы йөрәк авыртканда, сидек юллары ялкынсынганда кулланыла.

Бакчаларда культуралаштырылган формаларын үстерәләр.

Баллы үсемлек.

Дарулы әспе