30 га якын төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар.

Татарстан территориясендә 4 төре бар. Гади шомырт (P. avium) киң яфраклы һәм катнаш урманнарда, елга тугайларында үсә. Маак шомырты (P. maackii), пенсильван шомырты (P. pensylvanica), виргин шомырты (P. virginiana) декоратив һәм җимеш үсемлеге буларак Көнбатыш Кама алдында үстерелә.

Аеруча гади шомырт киң таралган. 15 м га кадәр биеклектәге агач, куе ябалдашлы һәм яргаланган коңгырт-кара кабыклы (әчкелтем исе бар). Яфраклары кара-яшел, эллипссыман, аз гына җыерчыклы, кырыйлары очлы тешәүле. Чәчәкләре хуш исле, 12 см га кадәр озынлыктагы иенке чукка җыйналган. Җимешләре – шарсыман кара ялтыравыклы каты төшчә (ашарга яраклы). Майда чәчәк аталар. Август-сентябрьдә җимеш бирәләр. Орлыктан һәм вегетатив юл белән (үсенте, чыбыкча, үрентеләрдән) үрчиләр.

Шомырт җимешләрендә шикәр, дуплау һәм пектин матдәләр, органик кислоталар, флавоноидлар, микроэлементлар, яфракларында эфир майлары, кабыгында дуплау матдәләре бар.

Халык медицинасында яфракларыннан әзерләнгән төнәтмә ашказаны-эчәк тракты бозылганда, кабыгының төнәтмәсе бәвел кудыру һәм тире чыгару чарасы буларак файдаланыла. Яфраклары фитонцид үзлекләргә ия.

Шомырт – кыйммәтле урман токымы: туфрак структурасын яхшырта, елга ярларын һәм тау битләрен ныгыта. Шәһәр шартларында да яхшы үсә.

Тыгыз, кызыл үзагачы агач эшләнмәләр җитештерүдә хезмәт итә.

Барлык төрләре дә баллы.

Гади шомырт