Берничә төре генә (кайбер мәгълүматлар буенча – 18) бар, нигездә, Голарктик һәм Антарктик өлкәләрдә таралганнар.

ТР территориясендә бер төре бар – кара шикша (Е. nigrum) Көнчыгыш Кама алдында торфлы сазлыкларда очрый.

Яктылык яратучан, нык тармаклы түшәлмә сабаклы. Яфраклары вак, кыяк-эллипсыман, каты, аска таба бөтерелгән читле, сабакны тулысы белән каплап алганнар. Чәчәкләре берле, алсу яки куе кызыл, 1–3 булып яфрак куентыгында урнашканнар. Җимеше – күгелҗем-кара төстәге шарсыман әчкелтем сусыл җиләк. Май–июньдә чәчәк ата; җимешләре августта өлгерә һәм үсемлектә кыш һәм яз дәвамында саклана. Орлыктан үрчи.

Җимешләрендә углеводлар, С витамины, буяу һәм дуплау матдәләре, сумала һәм марганец бар. Ашарга яраклы.

Халык медицинасында шикша җиләкләре нерв системасы авырулары, гипертония очракларында, баш авыртканда кулланыла. Югала баручы төр, ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).