500 гә якын төре билгеле, нигездә,Төньяк ярымшарның уртача һәм субтропик поясларында таралганнар.

Татарстан территориясендә 13 төре бар. Салынкы шартлавык чәчәк (S. nutans), татар шартлавык чәчәге (S. tatarica), яшел шартлавык чәчәк (S. chlorantha), ябышкак (S. viscosa) һәм башка барлык районнарда да очрыйлар. Болыннарда, тау битләрендә, нарат урманнарында, күп кенә төрләре бөртекле культуралар арасында чүп үләннәре буларак үсәләр.

10-90 см биеклектәге үсемлек. Сабагы туры торучан яки күтәрелмә, тармаклы, ябышкак. Яфраклары кыяк, ланцетсыман, бөтен. Чәчәкләре бер- яки ике өйле, алсу, кызыл төстәге ике бүлемтеле, күп бүлемтеле яки бөтен таҗ яфракчыклы. Җимеше тартмачык. Июнь-июльдә чәчәк аталар. Җимешләре июль-августта өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән (ботаклардан) үрчиләр.

Ябышкак шартлавык чәчәк һәм салынкы шартлавык чәчәк халык медицинасында кулланыла: җир өсте өлешләрендә алкалоид, сапонин, флавоноидлар, С витамины бар. Үләне төнәтмәсе йөрәк эшчәнлеге җитәрлек булмаганда, бөер авырулары вакытында файдаланыла.

Күп кенә төрләре декоратив, баллы үсемлекләр.