Үсемлекләр дөньясының таралуы, нигездә, гомумклиматик шартларга бәйле һәм зональ характерга ия.

Төп классификация берәмлекләре — үсемлекләрнең тибы, формациясе һәм ассоциациясе.

Үсемлекләр дөньясы — биосфераның мөһим компоненты, табигатьтә матдәләр алмашында һәм энергиядә зур әһәмияткә ия, органик матдәләрнең башлангыч синтезында мөһим роль уйный.

Татарстан территориясе үсемлек капламы формациясенең төрлелеге һәм чуарлыгы белән сыйфатлана. Территориядә катнаш ылыслы-киң яфраклы һәм киң яфраклы урманнар, урман-дала зоналарының ландшафтлы үсемлек берәмлекләре берләшә: көньяк тайга формацияләреннән киң яфраклы урманнар белән үзенчәлекле тезмәдә дала формацияләренә кадәр. Комлы һәм комсу туфраклы тугайөсте елга террасаларында һәм субүләрләрнең төп сөзәклекләрендә нарат урманнары формацияләре таралаган, төп урман кисенделәре урынында — юкә, шулай ук вак яфраклы токымнар, нигездә, каен һәм усак катыш икенчел урманнар үсә. Караңгы ылыслы формацияләр составында чыршы өстенлек итә, ак чыршы очрый, ул чыршыдын аермалы буларак аерым утыртмалар хасил итми. Катнаш типтагы, шул исәптән имән катыш юкәле-имәнле, каенлы-имәнле, усаклы-имәнле урман формацияләре шактый зур мәйдан били. Чикләвек агачы һәм имән үскән куаклыклар, елга үзәннәрендә һәм уйсулыкларда зиреклек һәм таллыклар үсә. Республика территориясеннән корычагач (Идел буенча) һәм имән ареалларының төньяк-көнчыгыш һәм ак чыршы белән чыршының көньяк чикләре уза.

XIX йөздә Казан губернасы территориясенең якынча 50% ын каплаган урман үсемлекләре хәзер ТР территориясенең 17,2% ын били, өстәвенә урманнар тигезсез һәм урыны-урыны белән генә урнашкан (Нурлат районында 40,3% тан Чүпрәле районында 2,6% ка кадәр).

Болын үсемлекләренең төп массивы ерым-сыза системаларына туры килә. Болар көтүлек җирләр булып файдаланылучы тау яки материк болыннары. Төрле болын үләннәре белән тар яфраклы-йончалы-кызыл солычалы бергәлекләр өстенлек итә; грунт сулары якын яткан тугайдан тыш участокларда елан телле — кызыл солычалы, кырчыллы-елан телле, елан телле-күрәнчәле уйсулык болыннары урнашкан; текә көньяк сөзәклекләрдә төрле болын-дала үләннәре белән кылганлы һәм солычалы далаланган болыннар; кече һәм уртача зурлыктагы елга тугайларында төрле болын үләннәре белән төрле кыяклы-кындыраклы, йончалы-кызыл солычалы һәм башка болыннар өстенлек итә.

Зур елга тугайларындагы югары уңдырышлылыкка ия болыннарның күпчелеге (350 мең га мәйдан) Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары суы астында калды. Кама елгасы тугаенда күбрәк күрән, кенәри үләне, сарут-кындырак үсүче төрле үләнле болын участоклары сакланып калган.

Сазлык үсемлекләре ТР территориясенең 1% тан азрагын билиләр, башлыча, күрәнле, кураклы уйсу һәм наратлы-торф мүкле үрге сазлыкларда (нигездә, Кама алдының нарат урманнарында) үсәләр. Сазлыкларның күбесе күлләрнең сазлыклануы процессында барлыкка киләләр. Кайбер күлләрнең һәм зур сусаклагычларның сай сулыклары су үсемлекләре: тар яфраклы җикәнбаш, гади курак, гади укъяфрак, озын комай үләне, чәчәкле камыш, өч өлешле бака тәңкәсе, сырлы су кәбестәсе һәм башкалар белән капланган.

Сөрүле җирләрне төрле агрофитоценозлардан торучы кыр үсемлекләре били, алар составына культуралы (бөртеклеләр һәм терлек азыгы культуралары өстенлек итә) һәм күпсанлы чүп үләннәре төрләре, башлыча, бер- һәм икееллык (дарулы төтәч, көтүче сумкасы, ак онлыча, гади алабута һәм башкалар) һәм тамыр үсентеле (кыр эт эчәгесе, кыр каклавычы, кыр билчәне һәм башкалар) үсемлекләр керә.