Якынча 10 төре билгеле, Евразиядә, Төньяк Африкада таралган. Россиядә бер төре – йөзгәләк  сальвиния (S. natans) бар,

Татарстанда ара-тирә барлык районнарда очрый. Яхшы җылынучы, агымсыз һәм әкрен агымлы сулыкларда үсә.

Берьеллык, төрле споралы абага. Тамырчасы горизонталь. Сабагы нәзек, тармаклы, озынлыгы 5-10 см. Яфраклары өчәрләп боҗракка җыйналган. Ике яфрагы озынча түгәрәк, су өстендә йөзеп йөри, өске ягы ак, аскы ягы коңгырт төкчәләр белән капланган, өченче яфрагы суга күмелгән, коңгырт төстә, җепсыман сегментларга бүленгән, тамыр рәвешен алган, аның төбендә споралар белән спорангийлар урнашкан. Бөтен вегетация чоры дәвамында катлама фрагментларыннан бик тиз үрчи. Сентябрь ахыры – октябрьдә үсемлекләр күпләп корый һәм спорангийлары ачыла. Споралар язын тишелеп чыгалар.

Тамыр һәм су асты яфраклары маймычларга качу һәм уылдык чәчү урыны булып хезмәт итә.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).