50 дән артык төре билгеле, Евразиядә, Төньяк-Көнбатыш Африкада таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төре – рус ракитнигы (C. ruthenicus) барлык районнарда да очрый. Нарат урманнарында, урман аланнарында, далаланган сөзәклекләрдә үсә.

40-200 см биеклектәге куак, чыбыксыман ботаклы. Яфраклары чиратлашкан, өчәрле, өске ягы – кара яшел, шома, аскы ягы – көмешсыман-соры, ефәксыман куе төкчәле. Күбәләк чәчәкле, алтынсу-сары төстә, чәчәкләре 2-5 әрләп яфрак куентыгында урнашкан. Җимеше – ачылучан кузак. Май-июньдә чәчәк ата. Җимешләре августта өлгерә. Орлыктан һәм тамыр үргеннәреннән үрчи, төптән кабат үсеп чыга. Яктылык яратучан, корылыкка, суыкка чыдам.

Составында фәнни медицинада кулланылучы цитизин алкалоиды бар.

Халык медицинасында яфрак һәм җимешләренең төнәтмәсе йөрәк авырулары вакытында һәм камаштыручы чара буларак кулланыла.

Декоратив, баллы үсемлек.