- РУС
- ТАТ
(Lathraea), Петр хачы, сыраҗчалар семьялыгыннан хлорофиллсыз күпьеллык үсемлекләр ыругы
5-7 төре билгеле, күбесенчә Евразиянең уртача поясында таралганнар. Россиядә бер төре – тәңкәле Пётр әвернәсе (L. squamaria) бар.
Шулай ук Татарстан территориясендә – Кама алдында очрый. Киң яфраклы урманнарда, куак арасында үсә. Чикләвек куагы, юкә, зирек, усак, шомырт һәм кайбер башка агач-куак тамырларында паразит булып яши, бу исә аларның коруына китерә.
8-25 см биеклектәге үсемлек, тамырчасы юан, итчел, аксыл төстә, тармаклы, тәңкәсыман яфраклар белән тыгыз капланган. Гадәттә, Пётр әвернәсе беренче 10-15 елда җир астында гына үсә. Бу вакыт эчендә аның тамырчасы ныгый, кайвакыт хачсыман тармаклар (икенче исеме шуннан) барлыкка китерә, алардан исә хуҗа үсемлекләрнең тамырына керүче яңа гаусторияләр чыга. Бик зур үскәннән соң, Пётр әвернәсендә җир өсте чәчәк бәбәкләре формалаша. Иртә язда алар юан, саргылт яки алсу-ак сабак рәвешендә җир астыннан чыга. Чәчәкләре дөрес булмаган кыңгыраусыман формада, шактый эре, шәмәхә-алсу төстә, башаксыман чукта. Җимеше – бик күп вак кара орлыклы тартмачык. Җимеш бирүче бер бәбәк елга 50 меңгә якын орлык бирә ала. Җимеш биргәннән соң, җир өсте өлешләре шиңә һәм корый.
Язгы баллы үсемлек.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.