15 төре билгеле, Евразиядә таралганнар.

Татарстан территориясендә 2 төре бар: кыргый пастернак (P. sylvestris), болыннарда, аланнарда, каралты-кура тирәсендә, юл буйларында очрый; игүле пастернак (P. sativa) тәмләткеч, яшелчә һәм терлек азыгы буларак бакчаларда үстерелә.

Сабагы туры, кабыргалы, 40–120 см биеклектә. Яфраклары чиратлашкан, каурыйсыман-теленмә, очлы тешле, өсте ялтыравыклы, аскы ягы төкчәле. Чәчәкләре вак, сары төстә, катлаулы чатыр чәчәк төркемендә. Җимеше — ике орлыкча, өлгергәч 2 өлешкә аерыла. Орлыклары вак. Июль–августта чәчәк ата. Җимешләре август–сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи. Пастернак — суыкка чыдам үсемлек.

Тамыр һәм яфракларында эфир мае, җиңел үзләштерелүче углеводлар, минераль тозлар, гликозидлар бар.

Халык медицинасында үлән һәм тамыр төнәтмәсе аппетитны ачу өчен, спазмолитик, авыртуны басу, какырык куптару, бәвел кудыру чарасы буларак кулланыла.

Баллы үсемлек.

Игүле пастернак