1700 гә якын төре билгеле, тропик, субтропик һәм уртача поясларда, күбесенчә Көньяк Америкада таралганнар.

Паслён ыругына әһәмиятле культуралы үсемлекләр — бәрәңге, баклажан керә.

Татарстан территориясендә кыргый 3 төре очрый: әчкелтем паслён яки карга җиләге (S. dulcamara) — лианасыман куак, кара паслён яки карга борыны (S. nigrum), Шультез паслёны (S. schultesii) — 30–180 см биеклектәге берьеллык үсемлекләр. Сулык ярларында, зирек урманнары, кыр һәм бакчаларда, чүплекләрдә һәм тимер юл буйларында үсәләр. Яфраклары эре, чиратлашкан яки парлы, озынча-йомыркасыман. Чәчәкләре ак, чатыр чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше — күп орлыклы ике оялы җиләк. Июнь–сентябрьдә чәчәк аталар. Җимешләре июль–октябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчиләр.

Агулы үсемлек.

Карга җиләге һәм карга борыны халык медицинасында кулланыла. Яшь ботакларында — алкалоид, гликозид, яфракларында аксым матдәләре, крахмал, каротин бар. Үлән төнәтмәсе невроз, ревматизм вакытында, шулай ук бәвел һәм үт кудыру, какырык куптару чарасы буларак кулланыла.

Әчкелтем паслён