9 төре билгеле, Европа һәм Азиянең уртача поясында таралганнар. ТР территориясендә бер төре – чын оялаш уты (N. nidusavis) бар, барлык районнарда очрый. Күләгәле һәм катнаш урманнарда, коелган яфрак арасында үсә. Хлорофиллсыз, 20–45 см биеклектәге үсемлек. Тамыр системасы кош оясы рәвешендә җыелган (исеме шуннан) итчел тамырчыклар белән капланган. Яфраклары үсеш алмаган. Чәчәкләре көрән яки саргылт-көрән, баллы исле, чукка җыйналган. Җимеше – тартмачык. Июнь–июльдә чәчәк ата. Нигездә, орлыктан үрчи. Оялаш утында фотосинтез юк, туклану матдәләрен ул тамырлары белән симбиозда яшәүче гөмбәләр ярдәмендә туфрактан ала.

Дару үсемлеге.

Чын оялаш уты ТРның Кызыл китабына кертелгән.