40 ка якын төре билгеле, Төньяк ярымшарда таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төре – берьяклы ортилия (O. secunda) ара-тирә барлык районнарда да очрый. Ылыслы, катнаш урманнарда, кисентеләрдә, урман буйларында, урман ерганакларында үсә. Озын тармаклы тамыр системасының күп санлы өстәмә тамырлары бар. Сабагы сәнәксыман тармаклы, 10-15 см биеклектә. Яфраклары чиратлашкан, йомыркасыман, тыгыз, итчел, озын сапта урнашканнар. Чәчәкләре вак, кыңгыраусыман, аксыл яшел, берьяклы иенке чукка җыйналган. Җимеше – бик күп вак орлыклы тартмачык. Июнь-июльдә чәчәк ата. Җимешләре июль-августта өлгерә. Орлыктан үрчи.

Яфракларында дуплау матдәләре, сапониннар, С витамины бар. Халык медицинасында дезинфекцияләү чарасы буларак, шулай ук бөер, цистит авырулары вакытында кулланыла.

Берьяклы ортилия