- РУС
- ТАТ
(Equisetum), наратбашчалар семьялыгыннан бер- яки күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы
30 га якын төре билгеле, Австралиядән кала бөтен Җир шарында таралганнар.
Татарстан территориясендә 7 төре бар. Кыр наратбашы (E. arvense), кышлаучы наратбаш (E. hyemale), саз наратбашы (E. palustre), болын наратбашы (E. pratense) һәм башкалар һәр җирдә очрыйлар; елга буе наратбашы (E. litorale), кытыршы тешле наратбаш (E. trachyodon) — сирәк төрләр. Сирәкләнгән урманнарда, кырларда, су буйларында, сазлы болыннарда үсәләр.
15–100 см биеклектәге үсемлекләр. Тамырлары озын. Бәбәкләрендә буын арасы һәм буыннары яхшы беленә, аларда исә боҗралап яфраклар урнашкан. Күзәнәкләренә кремнезем утыру сәбәпле, сабагы бик каты. Яфраклары вак, тәңкәсыман. Споралы һәм вегетатив бәбәкләре яшел. Споралы бәбәкләре апрель–июльдә чыга. Клоннар барлыкка китереп, күбрәк тамырчалардан үрчи. Наратбаш корылыкны һәм урман янгыннарын яхшы кичерә. Әче туфракларны өстен күрә. Наратбаш — авыр бетерелә торган чүп үлән.
Кыр наратбашы үләнендә алкалоидлар, сапонин, флавоноид, эфир майлары, кремний кислотасы бар; халык медицинасында үлән төнәтмәсе ревматизмны дәвалаганда, бавыр һәм бәвел куыгы авырулары вакытында һәм кан туктату чарасы буларак кулланыла.
Саз наратбашы терлекләр өчен агулы.
Тармаклы наратбаш (E. ramosissimum) ТРның Кызыл китабына кертелгән.
Кыр наратбашы
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.