- РУС
- ТАТ
(Origanum), иренчәчәклеләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы
20 дән артык төре билгеле, Европа һәм Азиядә таралганнар. ТР территориясендә бер төре — гади мәтрүшкә (O. vulgare) бар. Урман аланнарында, тау битләрендә үсә, республиканың барлык территориясендә таралган.
30–60 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы шуышма. Сабагы туры, җете төстә, төкчәле. Яфраклары йомыркасыман озынча, өсте куе яшел төстә, асты кара нокталы соргылт яшел. Чәчәкләре вак, җете алсу, калкансыман-себеркәч чәчәк төркеменә җыйналган. Җимешләре 4 чикләвекчеккә таркала. Июльдән сентябрьгә кадәр чәчәк ата. Җимешләре август башында өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи.
Җир өсте өлешләрендә эфир майлары, дуплау матдәләре, аскорбин кислотасы бар. Тынычландыру чарасы, бронхларны, ашкайнату системасы бизләренең секрецияләрен куәтләндерә.
Халык медицинасында үлән төнәтмәсе какырык чыгару һәм бәвел кудыру өчен кулланыла. Күп кенә дару җыелмалары составына керә.
Мәтрүшкәне тәмләткеч буларак кулланалар.
Баллы үсемлек, татар халкы чәйгә салып эчәргә ярата.
Мәтрүшкәнең эфир мае парфюмериядә кулланыла.
Гади мәтрүшкә
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.