Якынча 45 төре билгеле, Урта Азиядә, Көньяк Европада, Кавказ артында, Азиядә, Россиянең Европа өлешендә таралган.

Куян кәбестәсенең йомыркасыман озынча һәм итләч, бер-берсенә тыгыз ябышып үскән, шома яисә төрле дәрәҗәдә төкле яфракларыннан төп розетка барлыкка килә. Розетканың үлчәме 2–3 см дан 16–20 см га кадәр диаметрда була. Чәчәкләре йолдызсыман, кыска чәчәк сабагындагы (10–15 см озынлыкта) калкансыман чәчәк җыелмасына тупланган. Чәчәкләре ак, алсу, аксыл, кызыл, куе кызыл төстә. Җимеше — күпьяфрак. Июнь–июльдә чәчәк ата. Яктылык яратучы, салкынга чыдам үсемлек, черемәгә бай, шулай ук ярлы, ташлы туфракта да тишелеп үсә. Орлыктан яисә аерылып үскән розеткалардан үрчетәләр. Көз яисә яз көне чәчелә.

ТРда куян кәбестәсе декоратив үсемлек булып тора. Гибрид куян кәбестәсенең «Альфа», «Топаз», «Бета» һ.б. сортлары бүлмә гөле буларак та үстерелә.