1 меңгә якын ыругы һәм 25 меңгә якын төре билгеле. Бөтен Җир шарында очрыйлар.

ТРда 200 гә якын төре бар, нигездә, Кама алдында һәм Кама аръягында сазлыкларда, болыннарда, сазлыкланган һәм дымлы урманнарда үсә.

Мүкләрнең күбесе — күпьеллык, яшәү озынлыгына бәйсез рәвештә тәбәнәк үсемлекләр, төркемнәр булып үсә: кәс, күч, мендәрчекләр хасил итә. Катламнан (кайбер бавырсыман мүкләр) гыйбарәт яки сабак һәм яфракка (яфрак-сабаклы мүкләр) бүленгән. Споралардан һәм вегетатив юл белән үрчиләр. Мүкләрнең үсеше спораларның шытуыннан башлана, алардан исә бөреле ботакчыл, җепсел яки пастинкалы күпкүзәнәкле шытым барлыкка килә. Аларның берсеннән мүкләрнең катлам, икенчеләреннән яфраклы үрентеләре (гаметофитлар) үсеп чыга, аларда исә җенси күзәнәкләр ясаучы җенси үрчү органнары хасил була. Аталанганнан соң, катлам яки яфраклы үренте белән тоташкан беркадәр озын саптагы споралы тартмачыктан торучы спорангий үсә. Шулай итеп, мүкләр гаметофитлары, җенси үрчүне тәэмин итү белән бергә, төп вегетатив функцияләрне башкара: фотосинтез, су белән тәэмин итү, минераль туендыру; мүкләрдә спорофитның үсеше мөстәкыйль организм кебек (агач һәм үләнчел үсемлекләрдән аермалы буларак) бармый.

Мүкләрнең күп кенә төрләре урман тормышында мөһим роль уйныйлар. Урманда дымны саклыйлар, яфрак түшәлмәсен таркаталар, чери торган агачны таркатып, механик һәм химик тәэсир ясыйлар. Күп кенә умырткасызларның яшәү мохите булып торалар. Кайбер кошлар (көртлек, боҗырлар) мүкләрне икенчел азык буларак, шулай ук оя ясау өчен (шәфәкъ чыпчыклары өчен төп төзү материалы) кулланалар.

Әйләнә-тирәлекнең биоиндикаторы булып торалар. Уйсулыклы сазлыкларда яшел мүкләр тоташ келәм булып, файдалы матдәләргә бай уйсулыклы торф ятмалары (авыл хуҗалыгында ашлама буларак файдаланыла) хасил итәләр. Шул ук вакытта, тоташ сөрүле келәм хасил итеп, туфрак аэрациясен кыенлаштыралар, бу исә үсемлекләр үсешенә тискәре йогынты ясый.

Мүкләрнең 24 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән.