4 төре билгеле. Төньяк ярымшарның салкын һәм уртача поясларында таралган. ТР территориясендә бер төр — гади мүк җиләге (O. palustris) бар. Кама алдында торфлы сазлыкларда очрый.

Очлы кырлы кызгылт сабаклы түшәлмә кечкенә ярымкуак, озынлыгы 1 м га кадәр җитә. Яфраклары чиратлашкан, өскеләре очлы, кыска сапта, итчел, өсте кара яшел, ялтырап тора, асты — балавыз куныклы зәңгәрсу-күксел төстә. Чәчәкләре вак, иенке чатыр чәчәк төркемендә. Җимеше — шарсыман яки озынча түгәрәк күп орлыклы ачы куе кызыл җиләк. Орлыклары вак, озынча йомыркасыман. Июньдә чәчәк ата. Җимешләре сентябрь–октябрьдә өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл (тамырланган үрентеләрдән) белән үрчи. Уңайсыз һава шартларына бик чыдам, кышны җиңел кичерә.

Җиләгендә шикәр, пектин һәм дуплау матдәләре, органик кислоталар һәм микроэлементлар бар. Составында бензой кислотасы булганлыктан, эшкәртелмичә дә озак саклана ала.

Гамәли медицинада җиләкләре хәл кертү һәм температура төшерү чарасы, витамин чыганагы буларак файдаланыла.

Халык медицинасында мүк җиләге морсы һәм сиробы авитаминоз һәм төрле ялкынсынулар вакытында, сусауны басу өчен, җиләге һәм согы азык сәнәгатендә киң кулланыла.

Татарстан флорасы өчен сирәк төргә әйләнеп бара, ТРның Кызыл китабына кертелгән

Гади мүк җиләге