150 гә якын төре билгеле, Азиядә, Европаның тропик, субтропик һәм урта өлкәләрендә, берничә төре Америкада таралган.

15-60 см биеклектә. Яфраклары парсыз каурыйсыман. Чәчәкләре вак, ак төстә, катлаулы чатырда урнашкан. Җимеше – ике орлыкча.

ТР территориясендә 2 төре бар.

Ташъяргыч мәкә (P. saxifraga) – күпьеллык үсемлек, барлык районнарда да очрый, болыннарда, тау битләрендә, куаклар арасында үсә. Июнь ахырыннан сентябрьгә кадәр чәчәк ата. Орлыктан үрчи. Үсемлектә органик кислоталар, эфир майлары, шикәр, сумалалар бар.

Мәкә төнәтмәсе – какырык куптару чарасы, ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген көйли.

Яшь яфраклары салатлар ясаганда, тамырчасы һәм җимешләре тәмләткеч буларак кулланыла.

Терлек азыгы һәм баллы үсемлекләр.

Известь мәкәсе (P. titanophila) – күпьеллык үсемлек. Бик сирәк төр. Югары Ослан, Азнакай, Баулы районнары территориясендә ташлы, мергельле тау битләрендә очрый. Июнь-июльдә чәчәк ата.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.