40 лап төре билгеле, Төньяк ярымшарның субтропик һәм уртача поясларында таралганнар. ТРда бер төре – тәбәнәк бадәм (А. nana) Кама аръягында очрый.

Еш кына куе әрәмәлекләр хасил итеп далалы сөзәклекләрдә, имәнлек буйларында үсә. Туры ботаклы 1,5 м озынлыктагы куак. Кабыгы кызгылт-соры төстә. Яфраклары чиратлашкан, кыяк-ланцетсыман, кырыйдагылары каяу-тешәүле. Чәчәкләре алсу төстә, ялгыз, хуш исле. Апрельдә – майның беренче яртысында чәчәк ата. Җимеше – коры, ачык сары төстәге төш, төк белән капланган, җәй ахырында өлгерә. Орлыклардан һәм вегетатив юл белән (тамыр үрентесеннән) үрчи. Яктылык яратучан, кышка чыдам үсемлек.

Төтенне, кыркуны яхшы кичерә. Яшелләндерүдә файдаланыла. Баллы үсемлек. Комнарны ныгыта.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.