15 кә якын төре билгеле. Бөтен Җир шары буенча агымсыз һәм акрын агучы төче сулыкларда таралган.

Татарстан территориясендә 2 төре бар. Күмелгән яки карасу-яшел мөгезьяфрак (C. demersum) барлык районнарда, ярымкүмелгән яки ачык яшел (C. submersum) – Көнчыгыш Кама алдында очрыйлар.

Су өстендә йөзеп йөрүче 60-90 см биеклектәге үсемлек, тамырлары юк. Сабагы тармаклы, сынучан. Яфраклары кыяк өлешләргә телгәләнгән, боҗракка җыйналган. Чәчәкләре вак, берле, яфрак куентыгында. Су астында серкәләнә. Җимеше – чәнечкеле чикләвекчек. Җәй буе чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Очындагы тыгыз бөреләрдән кала, үсемлек үлә, алар исә сулык төбендә кышлыйлар.

Балыклар һәм су кошлары өчен азык булып торалар.

Күмелгән мөгезьяфрак