2200 гә якын төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача һәм субтропик поясларында, Көньяк Американың таулы районнарында һәм Африканың көньяк көнчыгышында таралган.

10-120 см биеклектәге үсемлекләр. Яфраклары катлаулы, парсыз каурыйсыман. Чәчәкләре куе кызыл, алсу, шәмәхә, тонык сары яки ак төстә, төрле формадагы чук чәчәк төркемендә. Җимеше – 6-7 орлыклы кузак. Май-сентябрьдә чәчәк ата. Орлыктан үрчи.

ТРда 17 төре бар. Дания мәче борчагы (тургай борчагы) (A. danicus), нут мәче борчагы (A. cicer), буркынсыман мәче борчагы (A. onobrichis), Австрия мәче борчагы (A. austricus), нигездә, ташлы һәм ялангач тау битләрендә, корылыклы болыннарда, ерымнарда үсә. Ураксыман җимешле мәче борчагы (A. falcatus) һәм буркынсыман мәче борчагы культурага кертелгән.

100 кг яшел массада 28 азык берәмлеге һәм 20% ка якын эшкәртелмәгән протеин (коры матдә) була, печәндә тиңдәшле рәвештә 73 азык берәмлеге һәм 15%. Печән уңышы 1 га дан 30-60 ц.

Халык медицинасында татлы тамыр яфраклы мәче борчагының (A. glycyphyllus) сабагы төче авыруы (золотуха) һәм тире тимгеле вакытында тынычландыру чарасы буларак кулланыла.

12 төре: Идел буе мәче борчагы (A. wolgensis), җыерчыклы мәче борчагы (A. sulcatus), Цингер мәче борчагы (A. zingere) һәм башкалар ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Идел буе мәче борчагы