500 дән артык ыруг һәм 6,5 меңнән артык төре билгеле, ике ярымшарда да, башлыча, тропик һәм субтропикларда киң таралганнар.

ТР территориясендә 4 ыругтан (жерардия, сырмавык, йогырт, буяу үләне) 24 төре билгеле. Яфраклары каршыдаш яки сабакка боҗрасыман урнашканнар, гади, бөтен, төпчек яфраклары бар. Чәчәкләре берле, 4–5 буынлы, еш кына ике җенесле, дөрес формада, өске чәчәк төркеменә җыйналган. Чәчәге, касәсе җимшән белән кушылып үсү нәтиҗәсендә, тулысы белән диярлек редукцияләнә яки җимшән очында кечкенә тешчекләр рәвешен ала. Таҗ тоташ яфракчыклы, көпчәксыманнан көпшәле-бүрәнкәсыманга кадәр. Чәчәк баганачыгы төбендә нектар түгәрәге урнашкан. Гадәттә, җимшәне түбән һәм ике оялы. Чәчәкләренең ачык төстә, хуш исле булулары белән беррәттән, кайбер мареначаларда аксыл үзәкле чәчәк төркеме яки ак төстәге эре чәчәк яны яфраклары бар. Җимеше — тартмачык, җиләк, икеле чикләвекчек. Орлыклары бик вак.

Мареначалар җимешләре белән күгәрченнәр, миләш чыпчыклары туклана.

Сырмавык, йогырт, декоратив; йогыртның кайбер төрләре — баллы үсемлекләр.

Кытыршы сырмавык, өч чәчәкле йогырт, татар буяу үләне ТРның Кызыл китабына кертелгән.