20 гә якын төре билгеле, Төньяк ярымшарның салкын һәм уртача поясларында таралган.

Татарстан территориясендә 4 төре бар: киң яфраклы мамыкбаш (E. latifolium), нечкә мамыкбаш (E. gracile), күп башаклы мамыкбаш (E. polystachion), җиңсәле мамыкбаш (E. vaginatum). Сазлыкларда һәм йөзмә «үлән-утрауларда» үсә.

15-100 см биеклектәге үсемлек. Сабагы туры, нечкә. Яфраклары тар, озын, өч кырлы яки цилиндрсыман. Чәчәкләре ике җенесле, күп чәчәкле башакчыкларда, чатыр чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеш бирү чорында барлыкка килүче мамык кебек йомшак ак башчалар – мамыкбашка хас үзенчәлек. Җимеше – озынча орлыкча. Җиңсәле мамыкбашның яфраклары яшел килеш кышлый. Апрельдән майга кадәр чәчәк ата. Җимешләре җәй башында өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл (тамырчалардан) белән үрчи.

Киң яфраклы мамыкбаш – дару үләне.

Сабаклары су кошлары өчен азык булып тора.

Барлык төрләре дә – торф барлыкка китерүчеләр.

ТРның Кызыл китабына кертелгәннәр (2006).

Нечкә мамыкбаш