500 гә якын төре билгеле. Австралиядә һәм Европа, Азия, аеруча Көньяк Африканың җылы һәм уртача зоналарында таралганнар. ТР территориясендә бер төре — комлык үлмәсгөле (шиңмәс чәчәк) (H. arenarium) бар. Бик сирәк, Алабуга һәм Лаеш районнарында очрый. Нарат урманнарында һәм урман ышыклау полосаларында коры комлы туфракта үсә.

Тамыры үзәк, тармаклы. Сабагы 15–30 см биеклектә, туры. Яфраклары чиратлашкан, кыяк яки кыяк-ланцетсыман, ак киезсыман. Чәчәк кәрзине ачык сары яки кызгылт-сары, тыгыз калкан чәчәк төркеменә җыйналган, кипкән вакытта да үзенең төсен һәм формасы үзгәрми. Яктылык яратучы үсемлек. Җимеше – күпсанлы очкалак төкчәле орлыкча. Майдан август ахырына кадәр чәчәк ата. Җимешләре июль–сентябрьдә өлгерә.

Дару үсемлеге, чәчәк төркемнәрендә эфир мае, С һәм К витаминнары, органик кислоталар, сумала, микроэлементлар, дуплау матдәләре һ.б. бар.

Үсемлектән ясалган төнәтмә, сыек экстракт һәм коры концентрат үт кудыру, бәвел кудыру, тир кудыру чарасы буларак кулланыла.

Кышкы чәчәк бәйләмнәре, такыя, чәчәкләр үреме өчен файдаланыла.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).