Лишайникларның вегетатив үрчү өлеше – катланма – гөмбә гифларының үрелмәсеннән барлыкка килә.

Лишайниклар катланмасы төсе (ак, ачык-сары, соры, көрән һәм башкалар), зурлыгы, төзелеше һәм формасы буенча төрле: кабык (юшкын лишайниклар), җәймә (яфракчыл лишайниклар), туры яки асылынма куакчыклар (куакчыл лишайниклар) рәвешендә. Үрчү өлешендә барлыкка килүче споралардан яисә вегетатив ысул белән (катланма кисәкләреннән) үрчи.

25 меңгә якын төре бар дип исәпләнелә, бөтен Җир шары буенча таралганнар. Туфракта, таш, койма, түбә, ешрак – агач кайрысында үсә.

ТР территориясендә аеруча еш очраучылар: кабарынкы гипогимния (Hypogymnia physoides), җыерчыклы пармелия (Parmelia sulcata), дивар ксанториясе (Xanthoria parietina).

Туфракта, күбесенчә коры нарат урманнарында зифа буйлы кладония (Cladonia gracilis), эт пельтигерасы (Peltigera canina) үсә.

Күп кенә төрләре атмосфераның төрлечә пычрануына сизгер, шунлыктан һава чисталыгының үзенчәлекле индикаторы буларак кулланыла.

Лишайниклар агач паразитлары булып саналмыйлар, ләкин күп кенә кечкенә умырткасызлар өчен вакытлыча яшеренү урыны, шулай ук азык булып торганлыктан аларга беркадәр зыян китерергә мөмкиннәр.

Эпифит лишайниклар, бигрәк тә, усней, пармелия, кладония төрләре поши, кәҗәболан өчен азык булып торалар.

Биологик актив матдәләргә ия, лишайниклар антибиотиклар ясау өчен кулланыла.

24 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән.