50 гә якын төре билгеле, башлыча, Төньяк ярымшарның уртача поясларында таралганнар. Татарстан территориясендә бер төре — гади яки кече (C.erythraea яки C.minus) үсә. Идел алдында очрый. Республика территориясе аша ареалының төньяк чиге уза. Болыннарда, куаклар арасында, урман аланнарында үсә.

15–30 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Сабагы туры, дүрт кырлы. Тамыр яны яфраклары озынча — кире йомыркасыман, яфрак таралгысында, 5 сеңерчәле, сабактагылары — ланцетсыман. Чәчәкләре алсу, калкансыман чәчәк төркемендә. Җимеше күпсанлы көрән орлыклы тартмачык. Июнь–августта чәчәк ата. Җимешләре август–сентябрь өлгерә.

Җир өсте өлешләрендә алкалоидлар, гликозидлар, эфир мае, органик кислоталар бар.

Үлән төнәтмәсе ашкайнату органнарының эшчәнлеген яхшырта һәм халык медицинасында ашказаны-эчәк, бавыр һәм үт куыгы авыруларын дәвалаганда файдаланыла. Кызыл чатыр үләне — аппетитны күтәрүче үлән җыелмалары компоненты.

Декоратив үсемлек.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Гади кызыл чатыр