- РУС
- ТАТ
(Poaceae, Gramineae), йончалылар ,бер өлешле үсемлекләр семьялыгы
Бер-, ике- һәм күпьеллык үләннәр, сирәк кенә куаклар яки агачсыман үсемлекләр.
100 меңгә якын төрне үз эченә алган 900 гә якын ыруг билгеле. Бөтен Җир шары буенча таралган. Татарстан территориясендә 49 ыруг һәм 122 төре бар.
Тамыр системасы — чук. Сабагы цилиндрсыман, эче куыш, буын араларына бүленгән. Кайберләрендә (кукуруз) буын аралары йомшак матдәләр белән тулган. Кыяклыларның күпчелегендә салам иң түбәнге өлешендә — куаклану төенендә генә тармаклана. Яфраклары чиратлашкан һәм ике рәтле, 2 төп өлештән: яфрак пластинкасы һәм җиңсәдән тора. Чәчәкләре саргылт яшел, вак, гади чәчәк төркемендә — башакчыкларда, алар исә катлаулы чәчәк төркеме — себеркәч, чук, башаклар хасил итә. Кыяклылар читтән һәм үз-үзеннән дә серкәләнә. Җимеше — бер орлыклы бөртекчә.
Икмәк (бодай, арыш, арпа, солы, тары һәм башка) һәм терлек азыгы (йонча, тимофеевка, болын солычасы, кындырак) кыяклылары аеруча әһәмиятле.
Кыяклыларның башка төрләре газоннарны яшелләндерү, аэродром һәм спорт мәйданчыкларын кәсләндерү, комнарны, өемнәрне ныгыту өчен кулланыла.
Бөртекле һәм техник культуралар чәчүлекләрендә кайберләре чүп үләннәр (сарут, солычык, тавык тарысы) буларак үсәләр.
Кыяклыларның 31 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.