8 төре билгеле, Төньяк ярымшарның урман зонасында таралган.

Татарстан территориясендә бер төре бар – чатырлы кышсөяр (Ch. umbellata), Кама аръягында очрый. Ылыслы коры урманнарда үсә.

8-15 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы шуышма. Сабагы туры. Яфраклары калын, кире ланцетсыман, өсте карасу-яшел, асты аксыл. Чәчәкләре алсу төстә, чатырсыман чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше – тартмачык. Июль-августта чәчәк ата.

Үләнендә флавоноидлар, сумала, дуплау матдәләре бар.

Халык медицинасында төнәтмәсе йөрәк һәм бөер авырулары вакытында кулланыла.

Декоратив үсемлек.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).