30 га якын төре билгеле, бөтен Җир шары буйлап диярлек, нигездә, тозлы туфракларда таралган.

Татарстан территориясендә 2 төре бар. Кызыл кырлыкча (S. rubra) ара-тирә барлык районнарда үсә, көтүлек җирләрдә, юл буйларында, чәчүлекләрдә, еш кына көзге культуралар арасында чүп үлән буларак очрый. Тозлак кырлыкча (S. salina) Көнчыгыш Кама аръягында тозлы туфраклы болыннарда үсә.

8-20 см биеклектәге бер- һәм күпьеллык үсемлек. Сабаклары җәенке яки туры. Яфраклары тар кыяк, парлашып үскән элпәле вак төпчек яфраклы. Чәчәкләре алсу-җете кызыл төстә, чук чәчәк төркемендә. Җимеше – өч капкачлы тартмачык. Май-сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә, ботакларда кышка кадәр саклана. Орлыктан һәм вегетатив (тамырчалардан) юл белән үрчи.

Кызыл кырлыкча – терлек азыгы.