100 дән артык төре билгеле; Европада, Азиядә, Африканың төньяк-көнбатышында, Көньяк Америкада таралган.

ТРда 9 төре билгеле; болыннарда, урман аланнарында очрый. Күпчелеге – терлек азыгы үсемлеге.

Үзәк тамырлы, күп санлы бүлбе бактерияләре белән туфракка тирән китә. Күпчелек төрләренең төп сабагы дүрткырлы, ботаклана, эләктереп һәм үрмәләп тармаклана торган, 25 см дан 150 см га кадәр озынлыкта. Ян ботаклары үзәк сабактан озынрак булып үсеп китәләр. Яфраклары катлаулы, бер парлы (сирәгрәк 2-4 парлы), өчкә тармакланган мыекчалар, чәнечкеле энәләр белән яисә очланып тәмамланалар. Яфракчыклары ланцетсыман формада, төкчек яфраклары зур түгел, ярым уксыман. Чәчәге – зур, вак күбәләк формасында; чәчәк түшәгендә ак, зәңгәр, шәмәхә, сары яисә чуар төстәге бер яки ике себеркәч урнашкан, кагыйдә буларак, үзеннән-үзе серкәләнә. Җимеше – сызыкча ланцетсыман формадагы, төрле төстә һәм эрелектәге 2-6 орлыклы кузак. 1 г га 8-15 орлык исәпләнә.

Культурада игүле кырлы борчак киң таралган, ашлык, яшел терлек азыгы һәм печән өчен үстерелә. Үсемлек туфракка аз таләпчән, корылыкка чыдам, -8°C ка кадәрге түбән температурага түзә. 100 кг бөртектә 108,2 азык берәмлеге, 20,5 кг үзләштерелә торган протеин бар: яшел массада тиңдәшле рәвештә – 15,8-3,6, печәндә – 27,3 һәм 6,2. Яшел азык өчен – чәчәк аткач, печән өчен – кузаклана башлагач, ашлык өчен кузаклары 75% саргайгач җыела. Чиста чәчүлекләрдә яшел масса уңышы 1 га дан – 220-260, печән – 30-45, ашлык 15-20 ц чыга. ТРда чәчүгә «Степная 12» (1939) сорты тәкъдим ителә, кечерәк мәйданнарда үстерелә.

Кыр чинасы