40 ка якын төре билгеле, Европа, Азия һәм Америкада таралган. Татарстан территориясендә 3 төре бар. Прескотт йонлы көпшәсе (Ch. prescottii), бүлбеле елан көпшә (Ch. bulbоsum) урман буйларында, чүп үлән буларак кырларда үсә.

Тамырлары юан – бүлбесыман, бүлбенең йомшагы ак; 28% ка кадәр крахмал бар. Ашарга яраклы. Сабагы туры, 30–180 см биеклектә, бүлбеле елан көпшәсенең тимгелләре юк, Прескотт йонлы көпшәсе – шәмәхә тимгелле. Яфраклары каурыйсыман, теленмә. Чәчәкләре вак, ак төстә, катлаулы кәрзингә җыйналган. Җимешләре цилиндрсыман, ярымҗимешчекләрдән тора. Июнь–сентябрьдә чәчәк ата.

Исле кыр кишере (Ch. aromaticum) – сирәк төр, Яшел Үзән районында очрый. Берникадәр кыскарак, яфракларының ике яклы каурыйсыман булуы белән аерыла. ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Барлык төрләре дә баллы.