45 кә якын төре билгеле, Евразия, Африка, Америкада таралган.

Татарстан территориясендә 3 төре бар. Гади кына (I. noli-tangere) — күләгәле урманнарда, куаклар арасында, вак чәчәкле кына (I.parviflora) торак пунктларда, бакча участокларында, юл буйларында үсә. Кама һәм Идел алдында очрый.

Бизле кына (I. glandulifera) йорт яны участокларында үстерелә, сирәк кенә кыргыйлана. 30–120 см биеклектәге берьеллык үсемлек. Сабагы калын, сусыл, буынлы. Яфраклары чиратлашкан, йомырка-ланцетсыман, төпчек яфраклары юк. Бизле кынаның яфраклары төбендә 2 бизчек бар. Чәчәкләре гади, кызыл, ак, сары төстә, берле яки куентылы чукка җыйналган. Җимеше — тартмачык, өлгергәч, кагылу белән ачылып китә, бу вакытта капкачлары астан өскә таба спиральсыман бөтерелә һәм орлыклар тышка атыла. Июнь–августта чәчәк ата. Җимешләре июль–сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.

Гади һәм вак чәчәкле кына халык медицинасында кулланыла. Үлән төнәтмәсе аз күләмдә сары су авыруы, бөердә таш булганда, шулай ук костыру чарасы буларак кулланыла; кынаның вакланган яфракларын яраларга куялар.

Декоратив үсемлек.

Гади кына